Бәйрәм иптәшләрчә футболдан башланды, анда"эшмәкәрләр" һәм "Next буыны" командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре 1:1 исәбе белән тәмамланды. Иң яхшы капкачы итеп Фәнис Иляев, ә иң яхшы уенчы итеп Илмир Камалов танылды.
Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов һәм Чирмешән районы эшкуарлар иҗтимагый советы рәисе Наталья Степанова ярдәме белән район эшкуарлары өчен бәйрәм өстәле оештырылды. Рамил Тәлгать улы барлык катнашучыларга сәламәтлек, Чирмешән районында бизнесны үстерүне һәм табышны арттыруны теләде.
Чара район мәдәният йорты хезмәткәрләре тәкъдим иткән концерт программасы белән дәвам итте.
Бәйрәм азагында эшкуарлык вәкилләре чараны оештыручыларга һәм шәхсән район башлыгы Рамил Айбатовка котлаулары һәм эшкуарларга игътибарлары өчен рәхмәт белдерделәр.