Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов Татарстан халкын «Каравон» милли бәйрәме белән котлады

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов Татарстан халкын «Каравон» милли бәйрәме белән котлады һәм бу бәйрәмнең республика өчен генә түгел, ә тулаем ил өчен дә әһәмиятен билгеләп үтте:

"Татарстанда «Каравон» рус милли бәйрәме инде 31 тапкыр үткәрелә һәм күпмилләтле республикабызның төп символларының берсе булып тора. "Каравон" Татарстанда милли бәйрәмнәрнең бөтен палитрасына тон куя: аннан соң татар "Сабантуе", мари "Семык", удмурт "Гырон быдтон", мордва  "Валда шинясь", славяннарда "Иван Купала", чувашларда "Уяв" һәм керәшен культурасы бәйрәме "Питрау" бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International