Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Дәүләт социаль ярдәме күрсәтү турында, шул исәптән социаль контракт нигезендә» 2014 елның 2 сентябрендәге 635 номерлы карары нигезендә Чирмешән муниципаль районында социаль контрактлар төзелә.
Район комиссиясе составына Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының авыл хуҗалыгы идарәсе, мәгариф, сәламәтлек саклау бүлеге, опека органнары, социаль яклау бүлеге, икътисад бүлеге вәкилләре кергән. Комиссиянең вәкаләтләренә бизнес-планнарны карау, гаиләне социаль адаптацияләү программасын раслау, теге яки бу эшчәнлекнең актуальлеге турында гариза бирүчеләр белән әңгәмә үткәрү керә.
Социаль яклау бүлегендә аз керемле гражданнар шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, үзмәшгульлекне гамәлгә ашыру, шулай ук эш эзләү буенча социаль контракт төзи алалар.
Социаль контракт - граждан һәм социаль яклау бүлеге арасында килеп туган авыр тормыш ситуациясен җиңүгә юнәлдерелгән килешү, аның буенча килешү якларында билгеле бер йөкләмәләр бар. 2023 елда гражданнар шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга, үзмәшгульлекне оештыруга 200 мең сумга кадәр акча ала ала, эш эзләү буенча 53 276 сум күләмендә сумма түләнәчәк.
Менә узган елларда социаль контракт төзүчеләрнең кайберләре.
46 яшьлек Минзелин Алексей алган акчага үз эшен ача, эш кораллары сатып ала, үзмәшгуль буларак теркәлә, объектлар төзү белән шөгыльләнә.