Чирмешән волонтерларына Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Александр Митякинга, Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Николай .Емльяновка, "Чирмешән" спорт мәктәбе директоры Риф Зариповка, "Кояшлы" сәламәтләндерү-ял лагере директоры Җәүдәт Мотыгуллинга рәхмәт белдерәбез.
Чирмешән районы Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре Чирмешәннән мобилизацияләнгәннәргә һәр посылканы адреслы рәвештә җиткерү өчен гуманитар йөкне җыюга җаваплы карыйлар. Гуманитар ярдәм белән бәйле чаралар Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов ярдәме белән оештырыла.
Исегезгә төшерәбез, безнең районда "Үзенекеләрне ташламыйбыз" дигән рәсми телеграмма-канал бар. Аңа язылыгыз һәм сез планлаштырылган яңалыкларны гуманитар ярдәмне безнең егетләргә җибәрү хакында белә алырсыз .
https://clck.ru/33qMNc