Узган якшәмбедә ярминкә мәйданында изгелек ярминкәсе оештырылды. Бу юлы районның авыл җирлекләре мәктәпләре укучылары, ата-аналары һәм педагоглары үз продукциясен тәкъдим итте.
Продукцияне сатудан җыелган акчалар мобилизацияләнгән чирмешәнлеләргә ярдәм итүгә китә, ә игелек өстәленнән җыелган продукция сугышчыларыбызга күчтәнәч буларак җибәрелә.