Быел яңалыкларның берсе Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов инициативасы белән урнаштырылган милли йортлар булды. Бәйрәм кече мәйданчыкта районның дүрт төп милләтен татарлар, руслар, чуашлар һәм мордваларны берләштерде. Һәр йортның вәкилләре кунакларны халык җырлары, йолалары белән каршы алалар һәм милли ризыклар белән сыйлыйлар.
Чара мәдәният хезмәткәрләре һәм район укучылары тарафыннан әзерләнгән театральләштерелгән чара белән дәвам итте. Чирмешән районы авыл җирлекләре парады үтте.
Бәйрәм кунакларына Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов, Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, ТР Дәүләт Советы депутаты Хафиз Миргалимов, "Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фонды" коммерцияле булмаган оешманың башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина, "Чирмешән якташлыгы" җәмгыяте рәисе Раушания Саубанова бәйрәм котлаулары ирештерде.
Бәйрәмнең төп геройлары авыл хуҗалыгы алдынгылары булды. Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Мирзаһит Гатин һәр механизаторга акчалата сертификат һәм бүләк тапшырдылар.
Күпсанлы аудитория җыйган милли көрәше мавыктыргыч вакыйга булды. Чирмешән Сабантуе абсолют батыры булып Туймәт авылыннан Рәсим Шириев танылды, ул "БИО-АГРО" ҖЧҖ биргән квадроцикл, акча сертификат һәм зур тәкә белән бүләкләнде.
Быел ат чабышлары мавыктыргыч булды. Анда Чирмешән районы һәм бөтен Татарстаннан җайдаклар һәм жокейлар катнашты. Ярышларда җиңүчеләрне Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, Исаклы районы башлыгы Валерий Ятманкин һәм Чирмешән районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Мирзаһит Гатин акчалата сертификат белән бүләкләделәр.
Мотоблокларда да узыш булды. Җиңүчеләр шулай ук акчалата сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Чирмешәнлеләр һәм бәйрәм кунаклары мастер-классларда, гаилә ярышларында һәм милли уеннарда катнаштылар. Гирь күтәрү һәм армрестлинг спортчыларны җәлеп итте.
Чара Яшьләр мәйданчыгында кичке программа белән дәвам итте. Татар эстрадасы йолдызлары, алып баручы һәм Ди-джей Али чирмешәнлеләргә онытылмаслык эмоцияләр, биюләр һәм матур музыка бүләк иттеләр.