Ә син үз Ватаныңны беләсеңме?

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Ә син үз Ватаныңны беләсеңме? Музей хезмәткәрләре яшь кунакларга сорау бирделәр.

Музей хезмәткәрләре Татарстан символлары, Идел буе Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорын үз эченә алган Татарстанның геральдик үткәне турында сөйләделәр һәм Татарстан Республикасының төрле районнары геральдикасы белән таныштырдылар.

Кунаклар Татарстан символлары тарихы, Алтын Урда картасы, Казан ханлыгы хакимнәренең шәхси мөһерләре һәм күп кенә археологик табылдыклар белән  таныштылар.

2023 елның 28 июленә кадәр тарих-туган якны өйрәнү музеенда «Татарстан символлары» күчмә күргәзмәсе эшли.

Музейга рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International