Чирмешән авылында 100 нче сабый

2013 елның 27 августы, сишәмбе
Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС  бүлегендә Чирмешән авылында туган 100 нче сабый  теркәлгән.Иллария  Ильдар һәм Люция Мостафиннар гаиләсендә  икенче бала.Өлкән уллары Ривальгә бары бер яшь.
Ел башыннан бирле районда 152 бала туган.Үткән ел белән чагыштырганда 18 гә күп.Бу айда 25 пар яңа тормыш юлына баскан.30 август Республика көнендә тагын 4 пар язылышырга гариза биргән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International