Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов Аксубай районына танышу визиты белән барды

2023 елның 20 июне, сишәмбе

Муниципаль-ара хезмәттәшлек күп еллар дәвамында актуальлеген югалтмый.

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов Аксубай районына танышу визиты белән барды. Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов Чирмешән районы делегациясен муниципалитет оешмалары һәм учреждениеләре белән таныштырды.

Мондый сәфәрләр уңай тәҗрибәне үзләштерергә, икътисади мөнәсәбәтләрне җайга салырга, Татарстан Республикасы файдасына гомуми бурычларны хәл итү өчен муниципаль берәмлекләрнең ресурсларын оптимальләштерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International