Чирмешән районы вәкилләре, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов җитәкчелегендә, Самара шәһәренең Юрий Гагарин исемендәге паркында узган "Сабантуй 2023" милли бәйрәмен оештыруда катнаштылар.
Чирмешән районы бәйрәм кунакларын халык традицияләрен саклап, татар ишегалдының интерактив күргәзмәсе белән сөендерде. Чирмешән районы вәкилләре татар мәдәнияте гореф-гадәтләре белән танышырга теләүчеләрне җылы каршы алдылар. Безнең район бәйрәмгә йөз килограммлы баурсак, төрле милли ризыклар һәм табигый чәй алып килде, алар самарлыларга һәм Сабантуй кунакларына бик ошады.
Паркта берничә сәхнә эшләп торды, аларда Самара өлкәсе һәм Татарстан Республикасы артистлары чыгыш ясады. Чирмешән районы мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмнең төп сәхнәсендә чыгыш ясадылар һәм тамашачыларны колоритлы биюләре һәм дәртле җырлары белән сөендерделәр.
Милли көрәштә үз көчләрен сынап карарга бөтен Самара өлкәсеннән һәм Татарстан Республикасыннан спортчылар килде. Чирмешән муниципаль районы башлыгы, Татарстан Республикасы ИТФ тхэквондо федерациясе президенты Рамил Айбатов җиңүче көрәшчеләрне котлады һәм бүләкләр тапшырды.
Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров район вәкилләрен сәламләде һәм татар иҗтимагый берләшмәләре активистларына Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.
Тулырак «Безнен Чирмешэн»-«Наш Черемшан» район газетасы сайтында укый аласыз: http://nashcheremshan.ru/news/bayramnar/cirmesan-raiony-delegaciiase-samara-saban-tuen-bik-osatyp-kaitty