Чыгарылыш балы яшьлек һәм матурлык, дуслык һәм тугрылык, өметләр һәм омтылышлар, планнар һәм хыяллар тантанасы. Бу - укучылар, укытучылар һәм ата-аналар бәйрәме.
Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов чыгарылыш укучыларын котлады, укуда аерым уңышлары өчен медальләр һәм акчалата сертификатлар тапшырды. Быел район башлыгы инициативасы белән кабул ителгән "Сәләтле балалар" муниципаль программасы нигезендә югары балл ьыйган укучыларга (80 баллдан артык - 2 мең сум, 90 баллдан артык - 3 мең сум) сертификатлар тапшырылды.
Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова педагогларга һәм ата-аналарга чыгарылыш сыйныф укучыларын укытканнары һәм тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Надежда Габдрашидовна укучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.
Мәгариф бүлеге башлыгы Ольга Маркова чыгарылыш укучыларына үзләре хыялланган югары уку йортына керергә теләде. Ольга Владимировна хәбәр иткәнчә, быел математика һәм җәмгыять белеме буенча райондагы уртача баллар республиканың уртача баллыннан югарырак. Мәгариф бүлеге башлыгы укучыларга югары спорт казанышлары һәм иҗади конкурсларда нәтиҗәләр күрсәткән өчен грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.
Мәдәният бүлеге башлыгы Наталья Иляева укытучыларны, ата-аналарны котлады, чыгарылыш сыйныф укучыларына яхшы юл һәм уңышлар теләде. Наталья Васильевна иҗади конкурсларда һәм фестивальләрдә югары нәтиҗәләргә ирешкән чыгарылыш укучыларына дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ольга Галиева чыгарылыш укучыларына киртәләрсез юлы теләде һәм спортта аерым уңышлар күрсәткән чыгарылыш укучыларына грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.
Чирмешән районы мәктәпләре директорлары һәм ата-аналар исеменнән котлау сүзе белән Марат Могизов һәм Илдар Миргалимов чыгыш ясадылар.
Мәктәп директорлары барлык ата-аналар исеменнән Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатовка талантлы балаларга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерделәр.
Чара ВИА ХИТ кавер-төркеме чыгыш ясады.