Чирмешән районында Яшьләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов яшь буынга котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте. Район җитәкчесе актив иҗтимагый эшчәнлекләре өчен район оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләренә грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.

Район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова, яшьләр эшләре һәм спорт буенча начальник Ольга Галиева, мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Иляева, "Орион" МЦ директоры Диләрә Ханова да район яшьләрен котладылар һәм төрле эшчәнлектәге уңышлары өчен бүләкләр тапшырдылар.

РДДМ "Алдынгылар хәрәкәте" "Без Россия гражданнары" программасының старты турында игълан итте. Әлеге программа кысаларында 11 балага Россия Федерациясе гражданының шәхесен раслаучы иң мөһим документ- паспорт һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Паспортларны тапшыру тантанасын Чирмешән районында "Алдынгылар хәрәкәте" оештырды. Паспортларны Чирмешән районы башлыгы ярдәмчесе вазыйфаларын башкаручы, "Алдынгылар хәрәкәте" РДДМ баш белгече Гөлшат Җамалтдинова һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча миграция пункты начальнигы Римма Могизова тапшырды.

 "ВИА-ХИТ" кавер-төркеме, алып баручы Борис Булатников һәм диджей WOODJU бәйрәм кәефе бүләк итте.

Чара салют белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International