Кама аръягы муниципаль районнары башлыкларын, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре вәкилләрен универсаль технологияләр техникумында мәгариф учреждениесе администрациясе, авыл мәдәният йортларының фольклор коллективлары каршы алды.
Чарада ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Халиков, Мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин, «ТР мордваларының милли-мәдәни автономиясе» РОО рәисе Наталья Сабитова, «ТР чуваш милли-мәдәни автономиясе» РОО рәисе урынбасары Малышев Константин Анатольевич катнашты.
Семинарны ачып, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рщисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Марат Әхмәтов Бүгенге киңәшмәнең чуаш һәм мордва телләренең торышына багышлануын билгеләп үтте, чөнки Кама аръягы зонасында нигездә шушы халыклар яши.
– Бүгенге киңәшмәнең темасы бу ике халыкның телләрен саклап калуга гына түгел, ә алга таба үстерүгә дә оптималь ярдәм итүче юллар эзләү булырга тиеш, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Семинарда катнашучылар чуаш һәм мордва халыкларының үзенчәлеген, мәдәниятен һәм, иң мөһиме, туган телләрен ничек саклап калу турында сөйләштеләр. Район башлыкларына күтәрелгән мәсьәләләр, җирле актив проблемалары турында фикер алышырга тәкъдим ителде.
Ирина Митяева,семинарда катнашучы, Чирмешән авылы.