Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов эшмәкәрләр белән очрашты

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Очрашуга чакырылганнар:

Безроднов Евгений Николаевич - Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Башлыгы каршындагы вәкаләтле вәкилнең җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе, ул Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Башлыгы каршындагы вәкаләтле вәкилнең җәмәгать кабул итү бүлмәсе эше турында сөйләде.

Хәлиуллина Лилия Нургаян кызы – Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 16 нчы МРИ җитәкчесе, салым законнарындагы үзгәрешләр турында хәбәр итте.

Вәлиев Айрат Ринат улы - Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәгенең эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге башлыг, чит илләргә ничек сату һәм экспортка юнәлдерелгән МСП өчен нинди ярдәм чаралары булуы турында сөйләде

Якупов Мансур Рөстәм улы - "ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды" МКК НО төбәк вәкиле микрофинанс продуктлары һәм финанс булмаган ярдәм чаралары турында сөйләде.

Очрашуда шулай ук контроль-күзәтчелек органнары, банклар, федераль, республика һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, энергетика ресурсларын тәэмин итүчеләр катнашты.

Эшмәкәрләр үзләренең барлык сорауларына да җавап ала алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International