«Уяв» республика чуаш мәдәнияте бәйрәме

2023 елның 11 июле, сишәмбе

8 июльдә Татарстанның Әлки районы Сиктермә авылында, чуаш шагыйре Петр Хузангайның туган җирендә чуаш халкының иң мөһим бәйрәмнәренең берсе -  Уяв узды.

Биредә төрле иҗат коллективлары - чуаш, рус, татар, профессиональ һәм үзешчән, балалар һәм өлкәннәр, җыр һәм бию коллективлары үзләренең халык мәдәниятен тәкъдим итә алды.

Бәйрәмдә «Пилеш» фольклор коллективы, «Новые ростки» вокаль ансамбле, Иске Сережкино авылыннан «Сене хунавсем», Аккәрәй авылыннан «Щелкусь» халык ансамбле, Лагерка авылыннан «Илем» вокаль коллективы, Ульяновка авылыннан «Юрай» вокаль ансамбле, Ивашкинодан  «Мерчен» фольклор коллективы, Иске Элмәледән «Мерчень» вокаль ансамбле катнашты.

Һәм, әлбәттә, «Уяв пики 2023» конкурсында катнашкан һәм 1 урын иясе булган Анна Иванованы (Закирова Әлфия Мусаидовна җитәкчесе) котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International