«Гринта» региональ операторы Чирмешән районы укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр җыйган 381 кг батарея алып чыкты.
-Җыелган батареялар санының артуы сөендерми кала алмый, чөнки бу акциядә катнашучылар — әйләнә — тирә мохитне саклауга җәлеп ителгән балалар санының артуын күрсәтә, - дип билгеләп үтте «Гринта» ҖЧҖ генераль директоры Евгения Фәгыймова. - Балалар бакчасыннан ук күпләр батареяларны ТКО өчен контейнерларга ташлау катгый тыелганлыгын белә, чөнки аларның тышлары җимерелгәч, сәламәтлек өчен зарарлы матдәләр бүленеп чыга. Бу калдыклар икенче куркыныч класска карый.
Татарстанның көнчыгыш зонасында «Гринта» белән хезмәт күрсәтелә торган 23 муниципаль районның һәрберсендә электрохимик туклану элементларын җыю нокталары оештырылды. Быел акциягә беренче тапкыр мәктәпкәчә учреждениеләр кушылды. Барлыгы 16433 кг эшкәртелгән батарея җыелган.