Чирмешән районында "PROнас-2023" I яшьләр форумы узды

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Форум районның инициатив һәм креатив яшьләрен, яшь гаиләләрне, төрле иҗтимагый оешма вәкилләрен, шулай ук "Алдынгылар хәрәкәте" РДДМның Чирмешән бүлекчәсе вәкилләрен җыйды.

Чараның модераторы - Альмир Жораев. Ул форумда катнашучыларга чакырылган спикерларны тәкъдим итте: Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкиле, Идел буе федераль округында социаль проектларның бәйсез эксперты Софья Хәсәнова, Яшьләр бүлеге рәисе, "ТНВ-ТЯГ" оешмасы Югары Советы башкарма комитеты референты Данила Данилова, "Орион" МЦ директоры һәм гаиләне төзү рухи-агарту үзәген оештыручы Диләрә Ханова.

Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова форумның спикерларын һәм катнашучыларын сәламләде, барысына да нәтиҗәле эш теләде.

Форум кысаларында социаль грантлар язу  һәм  инициативаларны үстерү буенча белем бирү лекцияләре үткәрелде.

Чара Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов, район Советы һәм башкарма комитеты, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, "Орион"  үзәгенең гаилә  төзү рухи-агарту үзәге ярдәме белән узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International