Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Мингалиева Венера Гамировна 5 рөхсәтсез чүплекне ачыклаган. Хокук бозучыларга чүплекне бетерү вакыты язылган кисәтүләр тапшырылды.
Шулай ук белгеч файдалы казылмалар чыгару буенча карьерлар мониторингын үткәрә. Мониторинг күрсәткәнчә, монда кагыйдә бозулар юк.