Җомга көнне Чирмешән районы мәдәният хезмәткәрләре Шенталы районы сәхнәсендә зур  концерт оештырдылар

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Чирмешән һәм Шенталы районнары арасында район башлыклары дәрәҗәсендә мәдәни хезмәттәшлек буенча килешү имзаланды. Әлеге килешү кысаларында Чирмешән мәдәният хезмәткәрләре Шенталы сәхнәсендә концерт белән чыгыш ясады.

Шенталинлылар безнең артистларны җылы каршы алдылар.
Чара ахырында мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Иван Анатольевич Шенталы районы башлыгы Лемаев Александр Михайлович исеменнән Чирмешән районы башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатовка, мәдәният бүлеге башлыгы Иляева Наталья Васильевнага һәм Чирмешән районы иҗат коллективына Рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International