"Автоледи-2023" конкурсының район этабы

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге һәм «ТР ДОСААФ «Әлмәт автомәктәбе» РОГО ҖЧҖнең Чирмешән бүлекчәсе базасында хатын-кызлар арасында "Автоледи-2023" республика машина йөртү осталыгы конкурсының район этабы үткәрелде.

Чара Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча ЮХИДИ идарәсе, Нурлат шәһәрендәге «БДД» дәүләт бюджет учреждениесенең Чирмешән районындагы профилактика бүлеге, «ТР ДОСААФның Әлмәт автомобиль мәктәбе» РОГО ҖЧҖ, Чирмешән муниципаль районының башкарма комитеты ярдәмендә узды.

Конкурсның төп максаты - юл хәрәкәтендә законга буйсынучы машина йөртүчеләрне тәрбияләү. Конкурста 8 автоледи катнашты, аларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен һәм машина йөртү осталыгын күрсәтергә туры килде.

Конкурсның барлык этапларын узганнан соң җиңүчеләр ачыкланды, аларга Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, БДД буенча комиссия рәисе Илнур Җамалетдинов тантаналы рәвештә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
I урын Дмитриева Алина;
II урын Сагирова Савия;
III урын Владимирова Алена.
1 урынны алган якташыбыз Казан шәһәрендә узачак конкурсның республика этабында катнашачак .
Номинацияләрдә җиңүчеләр:
"Леди - тизлек" - Селиванова Анастасия, Галимова Нурзилә
"Леди-ПДД" - Халикова Алия
"Леди-элегантлык" - Иванова Наталья
"Леди-аккуратность" - Мортазин Минзилә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International