Атналык киңәшмә

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Бүген, 2023 елның 20 июлендә, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов район учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән атналык киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә бүләкләүдән башланды. Район башлыгы Рамил Тәлгать улы «Чирмешән үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы Мортазина Лилия Шамил кызына күпьеллык хезмәте һәм халык сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
2023 елның 13 июлендә, атналык планеркада, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен - «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте филиалының дубляж буенча баш мөхәррир урынбасары Шәрифуллина Гөлсирә Гариф кызы Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Шулай ук 13 июльдә «Эковесна-2023» республика конкурсында актив катнашкан өчен Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе начальнигының Рәхмәт хаты белән «Яшьтәш» яшьләр яшүсмерләр клубы мөдир Мәксүмова Диләфруз Мәсхүт кызы  бүләкләнде.

Бүген мәгълүмат белән чыгыш ясадылар:
1.Районда бер атна эчендә оператив хәл хакында.
Мингалимов Рәсил Рәмил улы - Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлегенең тикшерү төркеме башлыгы.

2.Районда янгыннар буенча оператив хәл турында.
Яруллин Фәрит Фәрхәт улы - Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе дәүләт янгынга каршы хезмәтенең Федераль янгынга каршы хезмәтенең 11 нче янгын-коткару отрядының 135 нче янгын-коткару часте начальнигы».

3.Шәхси сектордан сөт җыю һәм тапшыру турында. Районда иген культураларын азык әзерләү һәм җыю.
Гатин Мирзаһит Закир улы - районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы.

4. Районда йогышлы авырулар таралуны кисәтү буенча чаралар турында.
Мортазина Лилия Шамил кызы – «Чирмешән РҮХ»ДАССОның баш табибы.

5. «Мемориаль үзәк»муниципаль бюджет учреждениесе эше турында.
Захарова Валентина Витальевна   мемориаль үзәк директоры .

6.Кармыш авылы «Миләшкай " балалар бакчасы эше турында.
Гайфуллина Гөлия Ильяс кызы - бакча мөдире.

7. Агымдагы елда башкарылган эш һәм гражданнар җыеннарында алынган наказларны үтәү барышы турында.
Кәримов Айдар Бәхтияр улы - Туймәт авыл җирлеге башлыгы.

8. Торак-коммуналь түләүләр буенча бурычлар турында.
Беззубова Татьяна Николаевна - «Татэнергосбыт» АҖ филиалының Чирмешән клиентларга хезмәт күрсәтү офисы начальнигы .

9. Каты көнкүреш калдыклар белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтү процессында барлыкка килә торган актуаль сораулар.
Ибраһимов Салават Таһир улы «Гринта» ҖЧҖ вәкиллеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International