Бүген "Сабантуй" стадионы территориясендә Физкультурачылар көненә багышланган тантаналы чара узды.
Бәйрәмдә спорт ветераннарын, тренерларны һәм физик культура укытучыларын, Чирмешән муниципаль районының спорт гаиләләрен, шулай ук яшь буын спортчыларны хөрмәтләделәр һәм бүләкләделәр.
Барыбызны да Физкультурачылар көне белән котлыйбыз һәм ныклы сәламәтлек һәм яңа җиңүләр телибез!