Актуаль мәсьәләләр буенча авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә

2023 елның 15 августы, сишәмбе

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатов районның авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә түбәндәге белгечләр чыгыш ясадылар:

Чирмешән районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Вильданов Муса Габделхак улы юлларны ремонтлау һәм гисогд системасына актуаль мәгълүмат кертү турында.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гатин Мирзаһит Закир улы районда сөт җыю бәясе һәм җыелган көзге бодай күләме турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Территориаль үсеш бүлеге башлыгы Исмендеева Ирина Петровна "Татнефть"ААҖ грантларында катнашу өчен документлар әзерләү сроклары турында искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International