Туган як тарихы музеенда мәктәп яшендәге кунаклар өчен «Экскурсовод булырга телим» квест-уены үткәрелде. Балалар сорауларга җавап бирделәр, экскурсия үткәрү өчен яңа белемнәр алу өчен материаллар өйрәнделәр. Адресларын, почта индексларын искә төшерделәр, Чирмешәндә ничә урам барлыгын белделәр. Балалар яңа белемнәр, хисләр алдылар һәм аларның һәрберсе чын экскурсовод була алуына шатландылар.