Пулялар, шартлаулар астында сугыш кырыннан яралы сугышчыны алып чыгып, кеше гомерен саклап калган өчен, Рафаэль Габдрахмановка “За спасение погибавших” медале тапшырылган.
Берничә ел Чирмешән район үзәк больницасын җитәкләгән Рафаэль Хәмзә улы Украинадагы махсус хәрби операция зонасыннан отпускага кайтуышлый безнең районга кереп чыкты. Аның белән район башлыгы Рамил Айбатов та очрашты.
Махсус операция игълан ителгәч, Габдрахманов үзе теләп фронтка китәргә теләк белдергән. Моңа кадәр ул Әлмәт район үзәк больницасын җитәкләде.
- 2022 елның сентябрендә киттем. Мин һөнәрем буенча хәрби хирург, Самара медицина хәрби институтын тәмамладым. СВО зонасында сугышчыларның сәламәтлеген кайгырту - минем бурыч дип санадым, - ди Рафаэль Хәмзә улы.
Капитан Рафаэль Габдрахманов хәзер хәрби бәрелешләрнең алгы сызыгында, медпункт командиры.