Бүген, 2023 елның 17 августында, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатов район учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән атналык планерка үткәрде.
Мәгълүмат белән чыгыш ясадылар:
1. 2023 елның 1 яртыеллыгында районда алкоголь продукциясен сату.
Кузнецова Светлана Наилевна - район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары.
2. Районда бер атна эчендә оператив хәл.
Пешков Иван Николаевич - Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсе начальнигы урынбасары.
3. Районда янгыннар буенча оператив хәл.
Яруллин Фәрит Фәрхәт улы - Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе Федераль янгынга каршы хезмәтенең 135 нче янгын-коткару часте, 11 нче янгын-коткару отряды начальнигы».
Шәхси сектордан сөт җыю һәм тапшыру турында. Районда иген культураларынҗыю һәм азык әзерләү турында.
Гатин Мирзаһит Закир улы - районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы.
5. 2023 елның 1 августына бюджеттан тыш счетларны тутыру һәм 2023 елның 17 августына салымнар буенча бурычлар турында мәгълүмат.
Харисов Радик Равхат улы - район финанс-бюджет палатасы Рәисе урынбасары.
6. 2023 елның агымдагы чорында Чирмешән муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе эшен оештыру турында.
Муксинова Ләйләгөл Вәгыйз кызы - район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Чирмешән муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе.
7. Район мәдәният учреждениеләре эше турында.
Иляева Наталья Васильевна - район башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы.
8. 2023-2024 уку елына белем бирү сыйфатын яхшырту буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре һәм юл картасы.
Фомина Надежда Петровна - Чирмешән кадет мәктәп-интернаты директорының уку эшләре буенча урынбасары.
9. «Чирмешән урман хуҗалыгы»Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесе эше турында.
Кваков Николай Леонидович - Чирмешән урман хуҗалыгы директоры.
10. Торак-коммуналь түләүләр буенча бурычлар турында.
Ланкина Елена Владимировна - «Татэнергосбыт» АҖ филиалының Чирмешән клиентларга хезмәт күрсәтү офисы инженер - инспекторы-Бөгелмә бүлекчәсе.
11. Агымдагы елда башкарылган эш һәм гражданнар җыеннарында алынган наказларны үтәү барышы турында.
Сидоров Андрей Владимирович - Шешминка авыл җирлеге башлыгы.