Бүген "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" республика хәйрия акциясе узды. Ул Татарстанда 2007 елдан бирле Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы һәм «Бердәм Россия»партиясе инициативасы белән үткәрелә.
Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов инициативаны актив рәвештә хуплый. Шулай ук ел саен аңа нефть компанияләре, предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчелеге, шәхси эшмәкәрләр, депутатлар һәм шәхси эшмәкәрләр дә кушыла.
Акция аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге балаларга, тәрбиягә алынган балаларга, физик мөмкинлекләре чикле балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
"Игътибар-балалар!" акциясе кысаларында Чирмешән районында "Юл хәрәкәте иминлеге " дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге башлыгы Алина Филиппова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча Дәүләт автоинспекциясе башлыгы полиция майоры Рәмис Шакуров белән берлектә Кара Чишмә авылыннан күп балалы Әгълюковлар гаиләсенә автоутыргыч (автокресло) бүләк иттеләр.