Бүген Чирмешән муниципаль районында мәгариф хезмәткәрләренең «Чирмешән муниципаль районын мәгарифе: төп бурычлар, әхлакый ориентирлар, сыйфат күрсәткечләре» темасына традицион август конференциясе узды.
Чарада Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсе Советы Рәисе Сөләйманов Тимур Җәүдәт улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Рыбакова Людмила Николаевна, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры киңәшчесе, Россия Мәгариф министрлыгының «Росдетцентр» ФДБУның патриотик юнәлеш программаларын гамәлгә ашыру бүлегенең баш эксперты Зиновьев Алексей Михайлович, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Айбатов Рамил Тәлгать улы һәм мәгариф бүлеге начальнигы Маркова Ольга Владимировна чыгыш ясады.
Киңәшмәдә узган уку елында мәгариф системасына анализ ясалды, мәгариф системасындагы яңалыклар каралды, 2023-2024 уку елына мәгариф системасын үстерүнең яңа бурычлары куелды.