Чирмешән районында игелек хәйрия ярминкәсе уздыру матур традициягә әверелде.
Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатов белән берлектә хөрмәтле кунаклар хәйрия ярминкәсендә актив катнаштылар һәм мобилизацияләнгән чирмешәнлеләргә гуманитар ярдәм җыюга үз өлешләрен керттеләр.
Продукцияне сатудан җыелган акчалар Чирмешән сугышчыларына ярдәмгә юнәлтеләчәк.
Чирмешән районының "Үзенекеләрне ташламыйбыз" рәсми телеграм-каналында актуаль мәгълүмат һәм гуманитар ярдәм җыю : https://t.me/+ikYqLGFOAixhOGNi