Өлкәннәр командалары арасында мини-футбол буенча район турнирына йомгак ясадылар

2023 елның 27 августы, якшәмбе

Турнирда Чирмешән муниципаль районы оешмаларының, учреждениеләренең һәм авыл җирлекләренең 26 командасы катнашты.

Финалда җиңүчеләр билгеләнде. Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов командаларга дипломнар, медальләр, кубоклар һәм  сертификатлар тапшырды.

Өченче урынны Иске Кади командасы алды һәм 6000 сумлык сертификатка ия булдылар, икенче урынны Чирмешән районы Советы һәм башкарма комитеты командасы яулады һәм 8000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.
Беренче урынны Чирмешән РЭГС (Газпром) командасы алды һәм 10000 сумлык акчалата сертификатка лаек булды.

Бүләкләү тантанасыннан соң барлык катнашучыларны Чирмешән районы башлыгыннан бүләк көтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International