Бүген Чирмешән районында, Әккәрәй авылында «Уңыш-2023» алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы булды.
Урып-җыю эшләре башында 2023 елда урып-җыюда катнашкан комбайнчылар һәм механизаторлар, башка катнашучылар арасында район конкурсы турында нигезләмә төзелде. Бүгенге чарада әлеге конкурска йомгак ясадылар.
Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатов алдынгыларга лаеклы бүләкләр тапшырды һәм аларга сәламәтлек һәм авыр хезмәтләрендә уңышлар теләде.