Татарстан Рәисе Чирмешән районының ике авыл җирлегенә яңа автомобильләр тапшырды

2023 елның 29 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа автомобильләрдән ачкычлар тапшырды.

Республика муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсы 2010 елдан бирле үткәрелә. 2023 елда конкурста Чирмешән районының  Иске Котыш һәм Яңа Элмәле авыл җирлекләре җиңү яулады. Татарстан Республикасы Рәисеннән аларга «Лада Нива» маркалы җиңел автомобильләр һәм ТР Муниципаль берәмлекләр Советы дипломнары тапшырылды.

Яңа автомобильләр ачкычларын тапшыру тантанасында Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов, Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин, Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Александра Ильдирякова катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International