Атналык киңәшмә

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 2023 елның 7 сентябрендә, Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Гомәрова Надежда Габдрашит кызы Чирмешән районы башкарма комитеты җитәкчесе Җамалетдинов Илнур Миңсәгыйт улы белән берлектә район учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән атналык планерка үткәрделәр.

Планерка бүләкләүдән башланды:

Районның социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш керткәне, намуслы, нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 65 яшь тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы рәисе Гатин Шәүкәт Фатыйх улы Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасына лаек булды.

Күпьеллык намуслы хезмәте, районның төзелеш тармагы үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен һәм һөнәри бәйрәм - Төзүчеләр көне уңаеннан Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр:

Җиһаншина Эльвира Бурундай кызы-Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы;

Плотникова Гөлнара Шаһит кызы-Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенең баш белгече.

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чирмешән муниципаль районында социаль яклау бүлеге башлыгы Әхмәдуллина Рушания Солтановна үзенең туган көнен билгеләп үтә. Аңа Надежда Габдрашит кызы чәчәкләр тапшырды, ныклы сәламәтлек һәм эшендә уңышлар теләде.

Мәгълүмат белән чыгыш ясадылар:

1. Районда бер атна эчендә оператив хәл турында.

Пешков Иван Николаевич Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсе начальнигы урынбасары.

2. Районда янгыннар буенча оператив хәл.

Яруллин Фәрит Фәрхәт улы-Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе Федераль янгынга каршы хезмәтенең 135 нче янгын-коткару часте, 11 нче янгын-коткару отряды начальнигы».

3. Шәхси сектордан сөт җыю һәм тапшыру турында. Азык әзерләү, бөртеклеләрне җыю, көзге чәчү барышы һәм районда туфрак эшкәртү.

Шафиков Рәсих Гатин улы-Чирмешән муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитештерү бүлеге белгече.

4. Чирмешән муниципаль районының төзелеш тармагы эше турында хисап.

Вилданов Муса Габделхак улы-район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.

5. Чирмешән муниципаль районының ветеринария – санитария чаралары барышы турында.

Газыймов Алмаз Фараш улы – Чирмешән район дәүләт ветеринария берләшмәсенең баш дәүләт ветеринария инспекторы.

6. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге  учреждениеләре эше турында.

Минхаерова Рузилә Рәхмәтулла кызы-район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге  начальнигы урынбасары.

7. Шешминка төп гомуми белем бирү мәктәбе эше турында.

Чернышова Татьяна Васильевна Шешминка мәктәбе директоры .

8. Агымдагы елда башкарылган эш һәм гражданнар җыеннарында алынган наказларны үтәү барышы турында.

Сибгатуллин Ринат Мәхмүт улы - Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы.

9. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлау буенча мәгълүмат.

Әхмәдуллин Рамил Исмәгыйль улы ТИК рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International