2023 елның августында Чирмешән елгасы аша 130 метр озынлыктагы күперне реконструкцияләү тулысынча тәмамланды. Район администрациясе тарафыннан әлеге күперне реконструкция проектына кертү буенча зур эш башкарылган. «Мостовик» ҖЧҖ подряд оешмасы төзүчеләренә мондый масштаблы объектны реконструкцияләүне тәмамлау өчен бер елга якын вакыт кирәк булды.
Чирмешән елгасы аша күпер мөһим һәм әһәмиятле объект, чөнки ул Чирмешән авылын тоташтыра һәм Көньякта яшәүчеләргә район үзәгенең социаль объектларына кадәр барып җитәргә ярдәм итә.
Чирмешәнлеләргә аңлаулары һәм сабырлыклары өчен рәхмәт!
Реконструкциядән соң күпер 14,9 метрга киңәйде. Ике яктан да киңлеге 1,5 метр булган җәяүлеләр юллары ясалда.
2023 елның апрелендә «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Иске Үтәмеш авылында елга аша биш чишмә күпере төзелә башлады. Хәзерге вакытта барлык төзелеш эшләре тәмамланган. Тимер-бетон корылманың озынлыгы 18,10 м, киңлеге 8,94 м.автомобиль юлы участогының озынлыгы күперне исәпкә алып 190 м. юлның киңлеге 4,50 м.