Мәктәп укучылары арасында узучы “IT-Чемпион” республика бәйгесенең икенче этабына йомгак ясалды.

2013 елның 11 сентябре, чәршәмбе
Әлеге конкурсның “Иң актив мәктәп укучысы” номинациясендә катнашып, район буенча беренче урынга Алинә Җамалетдинова ия. Ул – Чирмешән лицее укучысы. Икенче урынга Иске Кадидан Рәмис Зарипов лаек дип табылган. Бәркәтә мәктәбе укучысы Илүзә Миргалимова исә өченче урында. Аларга шушы көннәрдә Әлмәт шәһәрендә бүләкләр тапшырырга тиешләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International