Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чирмешән муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Муниципаль район башлыгы
Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе
Район турында
Авыл җирлекләре башлыклары
Идарә органнары
Райондагы муниципаль берәмлекләр
Чирмешән муниципаль районы картасы
Символлар
Чирмешән - ныгытма һәм авыл
Чирмешән районына - 90 ел
Район тарихы
Район тормышы
Кече һәм уртача бизнес субъектлары өчен мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Норматив документлар
Чирмешән муниципаль район Советы карарлары
Чирмешән муниципаль район башлыгы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Чирмешән муниципаль районының оештыру чаралары планы
Кризиска каршы чаралар планы
Чирмешән муниципаль район Советы бинасына үтү тәртибенең торышы.
Дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссия составы
Коррупция һәм башка закон бозуларны кисәтү эшен үткәрү буенча җаваплы
Норматив-хокукый актларның ришвәтчелеккә каршы көрәш экспертизасы
Район комиссияләре
Чирмешән муниципаль районының административ комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының аттестация комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының даими комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының юл харәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе
Табигатьтән файдалану, санитар-эпидемиологик һәм экологик иминлек комиссиясе
Чирмешән муниципаль район башлыгы каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының балик булмаганнар белән эш һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының иҗтимагый торак комиссиясе
Муниципаль районнар
Чирмешән муниципаль районы
Сәламәтлек
2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе
Югары Кәминкәдә нибары бер ай эчендә фельдшер-акушерлык пункты өчен яңа бина төзеп куйдылар. Аның ачылышы бәйрәмчә узды.
Кадыйр Гомәров
Бәйрәм итәрлек тә, блок модульле ФАПта бар да бар: суы кергән, газ, электр линиясе сузылган, канализация ясалган. Бина тирәсе шау чәчәктә.
-
Элеккеге бинабызда бераз көтеп утырсаң да аяк туңа башлый иде, - ди тантанага килгән хезмәт ветераны Җәүдәт Вафин. - Бу матур бина янәшәсеннән узганда ук ниндидер рәхәтлек кичереп, тереләсең. Рәхмәт яусын, өлкәннәргә аеруча кирәк пунктыбызны төзүчеләргә саулык, бәхет телибез.
Яңа ФАП төзелешенә республикадан 2 миллион 800 мең сум акча биргәннәр. Моннан тыш район да булышкан: 300 мең сумга тирә-юньне төзекләндергәннәр, койма бастырганнар, коммуникация челтәрләрен эшләгәннәр.
Пунктның эчке ягы да “көлеп тора“: монда эшләүчегә, килгән кешегә дә җайлы, иркен, рәхәт.
-
Сездә бүген зур бәйрәм, бик кирәкле бина ачабыз. Исәнлек, өйләрегездә иминлек булсын, озак яшәгез,- диде муниципаль район башлыгы Наил Зарипов, бәйрәм уңаеннан тәбрикләү чыгышында.
Элек ФАПта эшләгән Хәтимә Хәсәншина да бик шат. Ул кызы язган шигырь сөйләп кинәнде.Янәшәдәге, 31 ел хезмәт иткән пунктның иске бинасы белән бүгенгесен чагыштырырлык та түгел, яңа бина үзе матур, үзе уңайлы, анда дарусыз да терелерсең. 28 ел стажлы шәфкать туташы Җитез Сафиуллина булганда бигрәк тә. Халык аны бик ярата, мактап туймыйлар. Җитез Югары Кәминкәдә һәм Кызыл Ярда яшәүче 344 кешегә медицина хезмәте күрсәтә икән. Көнме, төнме, авырулар янына кичекми килеп җитә.
Бәйрәмдә катнашучылар шундый мәһабәт ФАП төзеткән-төзешкән район җитәкчесе Наил Зариповка, Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗевка, район үзәк больницасы җитәкчеләренә, юлчыларга, электрчыларга, газчыларга ихлас рәхмәтләрен ирештерделәр.
-
Минем сүзләрне дә газетага языгыз,- дип, Сайбә Шәйдуллина бүгенгедәй рәхәт тормышның кадерен белергә чакырды. - Без черек бәрәңге, балтырган ашап та исән калдык. Мин мәктәптә укый алмадым, әмма укырга – язарга өйрәндем. Инде 60 ел бергә яшәүче, озак еллар чирле иремне карыйм. Тормыштан зарланмыйм. Ә хәзерге яшьләр бигрәк түземсез, шуңа гаҗәпләнәм. Сабыррак булырга кирәк. Түзмәслекмени?! Әнә нинди күркәм пункт та ясап куйдылар, анда эшләүче Җитезгә рәхмәтемне язмый калмагыз.
-
Районда киләсе елда да фельдшер-акушерлык пунктларының кайберләре яңарачак. Иске Котышта һәм Шешминкада врачлык амбулаторияләре үзгәртеп корыла. Халык сәламәтлеге – иң мөһиме.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз