Үпкәләрне чистарттык

2013 елның 24 сентябре, сишәмбе
Йөгерү ярышларын район Сабан туйлары уза торган стадионда үткәрделәр. Оештыручылар әйтүенчә, бу көнне стартка 260лап якташыбыз чыккан. Бәйгедә биш-алты яшьлек сабыйлардан алып алтмышка җитүче апалар да катнашты. 

- Бүген больницада бергә эшләүче кызларга иптәшкә килдем. Көн матур, кәефләр әйбәт,- диде тиешле дистанцияне узган пенсионер Мәдинә апа Кыямова. Физик мөмкинлекләре чикле булган райондашларыбыз да бу көнне инвалид коляскаларында узыша ала иде. 

Тик теләк белдерүчеләр генә әллә ни булмады. Әмма картлар һәм инвалидлар йорт-интернатынан килеп, ярышларны ачу тантанасында шактый озын араны, яшь велоузышчылар белән янәшә узган Роберт Муллинга спортчылар озак алкышлады. Быел да ярышларда, гадәттәгечә, янгын сүндерү часте, район үзәк больницасы, полиция, хәрби комиссариат йөгерешчеләре иң активлары иделәр.

 Ә мәктәп укучыларыннан башка мондый бәйгеләр ничек узсын?! Гаиләләр арасында быел җиңүне Сосновка авылыннан Тимирясовлар яулады, ә вип-йөгерүдә финишка беренче булып Түбән Кәминкә мәктәбе директоры Әхтәм Мусин килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International