ТР Мәгариф һәм фән министры безнең районда

2013 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Энгель Навап улы әүвәл Ивашкино урта мәктәбен карап чыкты, укытучылар белән танышты. Аны район башлыгы Наил Зарипов һәм мәгариф бүлеге начальнигы Хәммәткамил Хәкимов озатып йөрделәр.

Быел Ивашкино мәктәп бинасына республика программасы нигезендә капиталь ремонт ясалды.

Э.Фәттахов Әмир башлангыч мәктәбенә дә керергә вакыт тапты. 60нчы елларда төзелгән бина нык җимерелгән. Бүген монда башлангыч мәктәп, балалар бакчасы һәм ФАП урнашкан. Биредә яңа күпфункцияле үзәк төзү турында сүз булды.

Район җитәкчесе Наил Зарипов Казан кунагына район үзәгендә балалар бакчаларында урын җитмәү проблемасын да җиткерде. Бүген “Каенкай“ балалар бакчасы бинасын капиталь ремонт та коткара алмый. Моны министр үзе дә күрде.

Бакчага яңа бина, район үзәгендә тагын бер бакча кирәк.

Республикабызның баш укытучысы 106нчы һөнәр училищесы, 1нче Чирмешән мәктәбе, кадет мәктәбендә дә булды. Укытучыларның эш шартлары, проблемалары белән кызыксынды.

Балалар сәнгать мәктәбендә узган киңәшмәдә министр республиканың мәгариф тармагындагы бүгенге хәле, максатлары, бурычлары һәм проблемалары турында сөйләде.

Очрашуда кадрлар мәсьәләсе, укытучыларның квалификацияләрен күтәрү хакында да фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International