Ветераннарыбызны хөрмәтләделәр

2013 елның 1 октябре, сишәмбе

Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Чирмешәндә районыбызның, республикабызның икътисади, рухи үсешенә көчләрен кызганмый дистәләрчә ел хезмәт иткән ветераннарыбызны хөрмәтләделәр.

- Элек авыр иде. Бүгенге кебек хезмәт шартлары булмады. Әмма, шулай да, без җырлап яшәдек. Рәхәтләнеп эшли идек, рәхәтләнеп күңел дә ача идек, - ди 42 ел Чирмешән электр элемтәсе челтәрендә хезмәт куйган Антонина Ромина.

Антонина Ивановна, район оешмаларында төрле елларда хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан башка ветераннар кебек үк, район мәдәният йортында “Өлкәннәр көне“уңаеннан оештырылган зур бәйрәмгә чакырылган иде.

Бу чарада предприятие һәм учреждение җитәкчеләре дә катнашты. Алар һәммәсе дә бүләк белән килгән.

Сәхнәгә менеп оешма җитәкчесе кулларыннан бүләк алу өлкәннәр өчен бер сөенеч булса, шушы кадәр кеше алдында үзеңә рәхмәт сүзләре ишетү тагын да кадерлерәк. Шушы җылы сүзләрдән соң күбесенең хәтта күзләре яшьләнде.

- Сезгә бик авыр шартларда яшәргә, эшләргә туры килде. Сез заманында кая кушсалар, шунда намус белән хезмәт куйдыгыз, - диде муниципаль район башлыгы Наил Зарипов кунакларны котлау чыгышында. - Кызганыч, без сезгә тиешле игътибарны, хөрмәтне, күңел җылысын биреп бетерә алмыйбыз. Нигездә, “Өлкәннәр көне“ндә генә рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Минемчә, бу дөрес түгел. Ветераннарыбызны онытырга хакыбыз юк.







ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International