Өлкәннәр көне

2013 елның 1 октябре, сишәмбе

Якшәмбе көнне исә районыбызның тагын йөзләп өлкән кешесен яшьләрнең ял итү үзәгенә дәшеп сыйладылар, хөрмәтләделәр. Ульяновкадан Владимир Проськин, Шешминкадан Тамара Стекольщикова, Иске Котыштан Валентина Прохорова, Кара Чишмәдән Рифкать Халиков, Иске Элмәледән Ирина Петрова һәм башка авыллардан килүчеләрнең хезмәт стажлары бер дистә ел белән генә исәпләнми. Алар ялны белмичә төрле тармакларда көч куйганнар. Ул елларны хәзерге белән чагыштырып та булмый.

   Ун елдан артык сыер савучы булып эшләдем,- ди Әмирдән килгән Ралия Гамирова. - Лашманга фермага йөреп эшләргә туры килде. Җәй көне машина белән килеп алсалар, кыш айларында күпчелек җәяүләп атладык. Күрше авылда урнашкан фермага көненә өчешәр тапкыр бара идек.Авырлыкларны күп күрсәләр дә, өлкәннәребез зарланырга яратмый. Күпчелек әле бүген дә актив тормыш алып бара. Бәйрәмдә “Өлкәннәр көне“нең исемен үзгәртергә кирәк дигән тәкъдим дә яңгырады. “Чөнки күңел картаймый бит“,- дип куйды үз чыгышында озак еллар агроном булып эшләгән Харитон Митюков.

Йортта акыл, киңәш бирүче әби-бабай булса, бу гаилә бик бәхетле,- диде өлкәннәрне бәйрәм белән котлап Наил Шамил улы. - Сез әле безгә бик кирәк. Якыннарыгызны, безне шатландырып озак яшәгез, сәламәт булыгыз.

Бәйрәм барышында районыбыз артистлары кунакларны – җыр, ашханә хезмәткәрләре тәмле ашлар белән сыйладылар. Өлкәннәргә күчтәнәч салынган пакетлар да тапшырдылар.












ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International