Яңа янгын депосы ачылу бәркәтәлеләр өчен генә түгел, район өчен дә зур вакыйга. Бу пост алты авыл җирлегендә урнашкан 14 торак пунктның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк. Монда ике янгын машинасында алты кеше хезмәт куя.
- Авылда элек тә янгын сүндерүчеләр бар иде. Алар су сыешлыгы куелган җигүле атлар белән кизү тордылар,- дип искә алды үткән елларны хезмәт ветераны Наил Җәмалиев. - Авыл урамнарын әйләнеп, карап йөриләр иде. Соңрак янгын сүндерү автомобиле кайтты. Бүгенге янгын депосын да бит элеккеге бина нигезендә күтәрделәр. Кызганыч, авылда янгыннар булып тора шул. Үзебез дә 1995нче елны “янып беттек“. Бүген мондый янгын бүлегенең авылда ачылуына шатланабыз билгеле.
Янгынга каршы хезмәтнең аерым посты ачылуы уңаеннан оештырылган тантанада район башлыгы Наил Зарипов, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Рафаэль Мотыйгуллин да катнашты.