2024 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге проактив режимда инвалидлык буенча 5 мең пенсия билгеләде

2024 елның 23 августы, җомга

Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге төбәктә яшәүче 5000 кешегә инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр билгеләде. Түләүләр проактив форматта рәсмиләштерелгән: гражданнарга гариза бирергә һәм раслаучы документларны тапшырырга кирәк булмаган.
Социаль фонд бүлеге пенсия билгеләү турындагы карарны инвалидларның Федераль реестры мәгълүматлары нигезендә кабул итә. Бүлек белгечләре шулай ук ай саен бирелә торган акчалата түләүне дә (ЕДВ) проактив форматта рәсмиләштерәләр. Пенсия алучы кешегә инвалидлык бирелгән очракта,  билгеләнгән түләүгә автомат рәвештә айлык акчалата түләү рәсмиләштерелә.
 «Инвалидлык буенча социаль һәм иминият пенсияләре Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге тарафыннан 5 эш көне эчендә билгеләнә. Пенсия билгеләү турында хәбәрнамә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка килә,  кешенең шәхси кабинеты булмаган очракта,  мәгълүмат почта аша җибәрелә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге  идарәчесе Эдуард Вафин.
 Әгәр гражданин Татарстан Социаль фонды  бүлеге линиясе буенча нинди дә булса түләүләр ала икән, инвалидлык буенча пенсия дә шул ысул белән китереләчәк. Моңа кадәр  түләүләр алмаучыларга, дәүләт хезмәтләре порталында яисә Социаль фонд бүлегенең яки күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп,  пенсия алу ысулын сайларга кирәк булачак.
Сорауларыгыз булса, сез, 8-800-1-00000-1 телефоны буенча Татарстан  Социаль фонды бүлегенең бердәм Контакт-үзәгенә шалтыратып,  консультация ала аласыз. 
Эш режимы 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International