«Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында Чирмешән муниципаль районының Иске Кади урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2024 елның 13 сентябрендә «Үсеш ноктасы» табигый фән һәм технология юнәлешендәге үзәк ачылды, анда дәрәҗәле кунаклар: Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатов, район башлыгы урынбасары Надежда Габдрәшит кызы Гомәрова, Чирмешән муниципаль районының Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Нәкыйп Вәли улы Мөктасимов, мәгариф бүлеге начальнигының укыту-методик эш буенча урынбасары Светлана Ильинична Севастьянова катнашты.
Бу мәктәп тормышында бик мөһим һәм шатлыклы вакыйга, чөнки табигый һәм технологик фәннәр кабинетларын заманча ремонтлау, химия, биология һәм физика лабораторияләрен цифрлы җиһазлар белән матди – техник тәэмин итү белем бирү процессын модернизацияләү, гомуми белем бирү учреждениесендә белем бирүнең сыйфатын күтәрү, әлеге дисциплиналарны тирәнтен өйрәнү һәм урта гомуми белем бирү баскычында профильле белем бирүне үстерү өчен җитди платформага әверелергә мөмкинлек бирәчәк.
Физика, химия һәм биология буенча лаборатор тикшеренүләр сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәдә үткәреләчәк. «Үсеш ноктасы» үзәге ярдәмендә укучылар үзләренең иҗади һәм фәнни сәләтләрен үстерә алачак, бу аларны киләчәктә табигый һәм төгәл фәннәр өлкәсендә һөнәри эшчәнлеккә әзерләргә ярдәм итәчәк. «Үсеш ноктасы» үзәге фәнни-тикшеренү семинарлары, конкурслар һәм конференцияләр уздыру, шулай ук белем бирү процессын баету урыны булачак.