Пушкин картасы проекты кысаларында чара

2024 елның 23 октябре, чәршәмбе

Пушкин картасы проекты кысаларында музей хезмәткәрләре Ивашкино урта мәктәбендә «Туган як символлары» дигән чара үткәрделәр. Викторина барышында укучылар РФ һәм ТР флагы һәм гербы тарихы турында күп яңалыклар белделәр, Чирмешән гербы сурәтенең үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Чара азагында балалар үз куллары белән фоамираннан туган як символларын ясадылар. Туган якның гербы һәм флагының нинди булуын белү генә түгел, ә символиканың мәгънәсен аңлау да мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International