Балаларда рухи культура һәм татар халкының милли мирасына сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан, «2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Сәйяр»балалар-яшүсмерләр театрларының республика фестивале үткәрелә.
24 октябрьдә Бари Габдрахманов исемендәге Карамыш мәктәбенең театр коллективы Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт татар драма театры базасында фестивальнең зона этабында катнашты. Коллективның җитәкчесе - Карамыш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Юнысова Фирүзә Хәмзә кызы. Яшь артистлар Кәрим Тинчуринның «Америка» пьесасыннан өзек күрсәттеләр.