«Мәктәп – сәламәт тормыш рәвеше территориясе» конкурсы

2024 елның 26 октябре, шимбә

2024 елның 25 октябрендә 1 нче Чирмешән урта мәктәбе базасында өлкән сыйныф укучылары өчен «Мәктәп – сәламәт тормыш рәвеше территориясе» конкурс проектларын яклау буенча конференция узды. Конкурста катнашу өчен гомуми белем бирү оешмаларыннан 23 заявка бирелгән. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, кабул итүче як үзе яклауга 4 проект әзерләгән.

Жюри әгъзалары: «Орион» яшьләр үзәгенең әйдәп  баручы белгече Жораев А. А., «Яшьтәш» яшүсмерләр клубы педагог - психологы Гыйләҗева А. А., мәгариф бүлеге методисты Серова Л. Ф., район үзәк больницасы педиатр табибы Бадртдинов И. И., мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Вафина Г. В.

9-11 сыйныф укучылары, проект җитәкчеләре белән бергәләп, презентация  проектлары, 5-8 сыйныф укучылары сәламәт яшәү рәвешенә багышланган видеороликлар әзерләделәр. Балалар конкурс эшләрен әзерләүдә һәм аларны яклауда зур тырышлык белән катнаштылар. Жюри әгъзалары иң яхшы эшләрне сайлап алачак. Җиңүчеләрне грамоталар, бүләкләр һәм катнашучы сертификатлары көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International