25 октябрьдә районның чуаш этномәдәни компоненты булган мәктәпләреннән 18 укучы, шулай ук 3 туган теле һәм әдәбияты укытучысы Түбән Кама шәһәренең 34 нче гимназиясе базасында Ел саен үткәрелә торган «АТАЛАН» милли-мәгариф форумында катнаштылар.
«АТАЛАН» мәктәп укучыларының милли мәгариф форумы – Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче чуаш халкының милли-мәдәни үсешенә һәм аларның этномәдәни үзенчәлеген саклап калуга юнәлдерелгән мәгариф чарасы. Форум кысаларында укучылар өчен төрле уеннар, команда булдыручы тренинглар һәм мастер-класслар, укытучылар өчен түгәрәк өстәлләр үткәрелде. «АТАЛАН» мәктәп укучылары форумы концерт программасы белән тәмамланды, анда командалар үзләренең иҗади номерлары белән чыгыш ясады.