Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы

2024 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген район мәдәният йортында авыл җирлекләре башлыклары, оешма җитәкчеләре,  мәктәп директорлары катнашында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең «135 ПСЧ 11 ПСО ФПС ГПС» башлыгы вазыйфаларын башкаручы Кожеманов В. И., «Татавтор» АҖнең Аксубай филиалының «Чирмешән» ДРСУ башлыгы вазыйфаларын башкаручы Абунәгыймов И.Г.ның чыгышларын тыңладылар. Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Вилданов М.Г. 2024 елда Чирмешән муниципаль районы буенча башкарылган юл эшләре белән таныштырды.

Утырышта ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ ИИО башлыгы урынбасары полиция подполковнигы Романов Дмитрий Игоревич Татарстан Республикасында һәм Чирмешән районында аварияләрнең гомуми торышы белән кыскача таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International