Көзге каникул вакытында 11 сыйныф укучылары һәм фән укытучылары өчен Чирмешән лицее базасында БДИ эшләрен тикшерү буенча республика имтихан комиссиясе экспертлары консультацияләре үткәрелде. 28 октябрь көнне рус теле буенча консультация булды. Анда имтихан тапшырачак 68 укучыдан 64 укучы һәм 9 укытучы катнашты. 30 октябрь көнне биология буенча консультация үткәрелде, анда 5 укытучы һәм 12 укучы катнашты; 31 октябрь көнне химия һәм җәмгыять белеме буенча консультацияләр үткәрелде, аларда 32 кеше катнашты (химияне 10 тапшыра, җәмгыять белеме - 28). Дәресләр барышында КИМнардагы үзгәрешләр, тест биремнәрен хәл итү каралды. Киңәйтелгән җаваплы катлаулы биремнәр җентекләп тикшерделәр.