9 ноябрь көнне «Советлар Союзы Герое И.Н.Конев исемендәге Чирмешән кадет интернат-мәктәбе» базасында 10-11 сыйныф укучылары һәм аларның ата – аналары белән мәгариф бүлеге башлыгы О. В. Маркова катнашында ГИА сораулары буенча балалар – ата-аналар җыелышы булды.
Җыелышның максат: ата-аналарны бердәм дәүләт имтиханын үткәрү кагыйдәләре һәм тәртибе белән таныштыру; балаларның алда торган сынауларга әзерлеген ачыклау; йомгаклау аттестациясенә әзерлек чорында балаларга ярдәм күрсәтү буенча ата-аналарга тәкъдимнәр бирү, нәтиҗәле бергәләп эшләүгә эмоциональ кәеф тудыру. Әлеге җыелышта 10, 11 сыйныф укучыларының һәм аларның ата-аналарының имтиханнарга психологик әзерлеге турындагы актуаль мәсьәлә каралды. Җыелыш шундый итеп төзелгән ки, нәтиҗәдә ата-аналарга нәтиҗәле уртак эшкә эмоциональ кәеф тудырырга гына түгел, ә үз улына яки кызына карата үз-үзеңне тоту стратегиясен эшләргә ярдәм итәргә тиеш. Җыелыш барышында куелган максатлар тулысынча тормышка ашырылды.